news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта традицион “Талантлар парады” узды

Анда уку алдынгылары, район, республика фән олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.

(Балтач, 17май, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтачта “Талантлар парады-2017” чарасы булып узды. Анда уку алдынгылары, район, республика фән олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары катнашты,  дип яза район газетасы.

Алдынгы укучыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе котларга килде. Ул иң элек район, республикакүләм олимпиада җиңүчеләре булган мәктәп коллективларын котлады.

Аннан соң ул кул эшләре күргәзмәсе белән танышты. Эшче һөнәрчеләрне барлау һәм һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылган чемпионатның җиңүчеләре белән якыннан танышып, аларның хезмәтләрен югары бәяләде.

Соңгы елларда районның иң алдынгы укучысына район башлыгы Гранты бирелеп килә. Быел әлеге олы бүләк бишенче тапкыр тапшырылды. Аңа Балтач гимназиясеннән Лилия Мәхмүтова һәм Балтач урта мәктәбеннән Динә Йосыпова лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100