news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта «Тоннель » операциясе үткән

Әлеге чара барышында 61 транспорт чарасы тикшерелеп, 10 шоферга беркетмә төзелгән.

 (Балтач, 4 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачта «Тоннель » операциясе үткән. Әлеге чара барышында 61 транспорт чарасы тикшерелеп, 10 шоферга беркетмә төзелгән, дип яза җирле басма.

Норма авылы Казанская урамының 7нче йорт янында Балтач эчке эшлэр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык каешын эләктермичә генә машинада җилдерүче шоферларны һәм балаларны махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләрне булдырмау максатыннан «Тоннель» операциясе оештырылды. Операция барышында 61 транспорт чарасы тикшерелде, 6 куркынычсызлык каешын эләктермәгән шоферга, 1 укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүчегә, 1 иминият полисы булмаган, 1 ут яндырмаган һәм 1 яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килмәгән тәрәзә пыялалары урнаштырылган машина белән идарә итүчегә беркетмә төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100