Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта "Толстой елы"на багышланган чаралар башланды
Кенәбаш авыл китапханәсендә "2018 ел - Татарстанда Л.Н.Толстой елы" уңаеннан “Толстойны укыйбыз” республика акциясе үткән.
(Балтач, 14 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татарстан Республикасында 2018 ел Л.Н.Толстой елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан Балтач районы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре дә күптөрле чаралар үткәрергә планлаштыра, дип яза җирле басма.
Шуларның берсе Кенәбаш авыл китапханәсендә үткәрелгән. Биредә “Толстойны укыйбыз” республика акциясе узган. Китапханәдә күренекле әдипнең балалар өчен язылган хикәяләрен укып, фикер алышу оештырылган. “Бу чарада авылыбыз укучылары бик яратып катнашты”, – ди китапханәче Энҗе Галиәхмәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз