news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта "Әтиләр көне" үтте

Балтачта "Әтиләр көне" үтте

(Балтач, 18 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта  "Сабантуй" паркында районыбызның күп балалы һәм ялгыз гына бала тәрбияләүче гаилә җанлы, үрнәк әтиләре катнашында "Әтиләр көне" уңаеннан зур бәйрәм чарасы үтте, дип яза җирле басма.

Ноябрьнең соңгы атнасында традицион рәвештә ел да "Әниләр көне" билгеләп үтелүен һәркайсыбыз белә. Ә менә "Әтиләр көне" дигән олы бәйрәм барлыгы никтер ул кадәр үк дәрәҗәдә популяр түгел. Хәтта аны күпчелек халык белми дә. Бар икән бит ул - андый көн дә. Ул - 18 июнь көне!!! Әйе, нәкъ менә шушы көнне бөтендөнья балалары әтиләрен котлыйлар яки хөрмәт белән искә алалар.

Бу истәлекле дата уңаеннан, районның "Әтиләр союзы" җитәкчесе Булат Зыятдинов районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә районның күп балалы һәм ялгыз гына бала тәрбияләүче әтиләрен бер мәйданга җыйды. "Сабантуй" паркында оештырылган бу чарада әтиләр прокурор ярдәмчесе Гөлнара Миңнехаевнага үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр, төрле четерекле мәсьәләләргә карата җаваплар да таптылар, үзара аралаштылар да, балалары белән бергәләп төрле уен-ярышларда, викториналарда да катнаштылар. "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы хезмәткәрләре әтиләрне пневматик коралдан аттырып, аларның көчләрен һәм сәләтләрен дә сынап карады.

Районыбызның төрле почмакларыннан җыелган әтиләр хөрмәтенә сәгать саен үзгәреп торучан һава торышы да кояшы белән сөендерде. Ә бәйрәм азагында барысы бергә җыелышып, тәмле чәйләр эчеп, истәлеккә фотога төшеп, күтәренке күңел белән саубуллаштылар.

Әтиләргә киләчәктә дә гаиләләрнең тоткасы, балаларның ышанычлы терәге булып, кадерләп үстергән балаларының ихтирамын һәм игътабарын тоеп гомер итәргә язсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100