news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта террорга каршы комиссия утырышы булды

Биредә алда торган Россия Прездентын сайлау чорында иминлекне тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар турында сөйләштеләр.

(Балтач, 4 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзаләре, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районындагы вәкиле Илнар Хөснетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары, яшьләр оешмасы җитәкчеләре катнашты, дип яза ьирле басма.

“Район территориясендә Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек һәм сайлауларны уздыру чорында террорчылык, экстремистик күренешләр булдырмау ягыннан профилактик-кисәтү чаралары турында” Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгыш ясады. Аннан соң “Райондагы яшьләр даирәсендә деструктив (тискәре) юнәлештәге затлар белән профилактика эшен камилләштерү чаралары” турында район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинның чыгышы тыңланды. Өченче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов сүз алып, “Террорчылык һәм экстремистик күренешләрне социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә кисәтү һәм булдырмау буенча профилактикалау (кисәтү) субъектларының үзара эшләрен оештыру турында” сөйләде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин ясалган чыгышларга карата үз фикерләрен белдерде: “2018 елның 18 мартында мөһим иҗтимагый-сәяси чара – Россия Федерациясе Президенты сайлаулары көтелә. Район җирлегендә 33 сайлау участогы. Барлык сайлаучылар – 26 мең кеше. Быелгы сайлаулар тагы шунысы белән үзенчәлекле, сайлаучылар саны бер меңнән артык булган сайлау участокларында КЭГ (комплекс электронного голосования) куела. Ягъни алты сайлау участогына: Балтачта - 4, Салавыч һәм Чепьяда электрон тавыш бирүләр булачак. Сайлауларны тыныч, имин үткәрү безнең өстә. Һәм безнең төп бурыч!” – диде ул. Һәм һәр тыңланган юнәлеш буенча тиешле органнарга, оешмаларга конкрет бурычлар билгеләде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100