news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Татнефть» ягулык салу пункты кибетенә һөҗүм иткәннәр

Моның нәтиҗәсе – ул сак астына алына, аның гамәлләренә тиешле бәя биреләчәк.

(Балтач, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Аракы сөременнән аңгырайган бер яшь егет төнлә Балтач янында урнашкан «Татнефть» ягулык салу пункты кибетенә кереп, киштәдәге товарларга кул суза, дип яза җирле басма.

Сигнал буенча тиз арада килеп җиткән ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре ясаган кисәтүгә дә игътибар итми, аларны начар сүзләр белән мыскыл итә. Моның нәтиҗәсе – ул сак астына алына, аның гамәлләренә тиешле бәя биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100