news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта танылган көрәшче Дамир Сафиуллинны искә алдылар

Кубокны калдыру өчен келәм хуҗаларына күп тир түгәргә туры килде.

(Балтач, 24 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). 45 яшендә вафат булган танылган көрәшче, РСФСР ның спорт остасы Дамир Сафиуллинны балтачлылар быел туган авылында – яңа мәдәният йортында искә алдылар. Бөтен гомерен туган авылына багышлаган, Яңгул авылын көрәшчеләр иле итеп танытуга үзенең булган бар көчен куйган батырыбыз истәлегенә узучы быелгы ярышлар бар кунакның күңеленә кереп калырлык булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитет Рамил Шакиров мәрхүм турында истәлекләре белән уртаклашып, егетләргә үз хәер-фатихасын бирде. Мәрхумнең бер төркем дуслары, уллары зиратка барып Шәрифҗан хәзрәт белән аның рухына дога кылып кайттылар.

Кубокны калдыру өчен келәм хуҗаларына күп тир түгәргә туры килде. Икенче урынга лаек булган «Татарстан» җәмгыяте командасы купләрне уйланырга мәҗбүр итте. «Смәел», «Маяк», «Сосна», «Кызыл юл», «Труд» җәмгыятьләреннән килгән егетләр дә көчле булып чыктылар.

Әз генә өстенлек белән тимирязевлылар өченче урынга керә алдылар. Ярышларга килгән 15 команданың һәркайсында көчле бил бирмәс көрәшчеләрне күрергә туры килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100