news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Талантлар иленә сәяхәт” дигән бәйрәмдә катнаштыру өчен талантлар барлыйлар

Яшеренеп яткан җәүһәрләребезне халык белергә тиеш, дип саныйлар чараны оештыручылар.

 (Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Балтач районында җырлаучы, биюче, музыкаль уен коралларында уйнаучылар, шигырьләр, әдәби әсәрләр язучы, кул эшләре белән мавыгып, искиткеч сәнгать әсәрләре иҗат итүче кешеләр бихисап күп. “Факел” клубы һәм районның “Хезмәт” газетасы барлык 50 яшьтән өлкәнрәкләрне шушындый күркәм шөгыльләре белән уртаклашырга, халыкка күрсәтергә чакыра, дип игълан итте baltaci.ru.

Катнашырга теләүчеләр 15 сентябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр 2-43-77 телефоны аша шалтыратып языла ала, репетицияләргә килү мөмкинлеге дә бар.

7 октябрь көнне “Факел”да “Талантлар иленә сәяхәт” дип аталган бәйрәм кичәсе узачак. Яшеренеп яткан җәүһәрләребезне халык белергә тиеш, диелә язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100