Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта түрәләр гамәле “ватык телефон” уенын хәтерләтә
Район башлыгы әйткән сүзне түрәләр үзләренчә аңлый
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). “Кайбер шугалакларда кеше булмаса да, ут янып тора. Моңа чик куярга кирәк” дигән иде Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин. Моны кайбер җирле җитәкчеләр һәм мәктәп директорлары үзләренчә аңлап, шугалактагы утларны бөтенләй сүндереп куйганнар, дип белдерә” Хезмәт” басмасы.
Шул арада Нормадан әти-әниләрдән зарлар килеп иреште. “Утны бер сәгатькә кенә яндыралар да, сүндереп куялар. Балалар караңгыда имгәнеп бетәләр бит инде”, - диелгән анда.
Шушы хәлләр балачакта һәрберебез яратып уйнаган “ватык телефон” уенын хәтерләтте, дип нәтиҗә чыгарган җирле газета.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз