news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта төп йорт киленнәре сәхнә күрке булды

“Төп йорт киленнәре нинди булырга тиеш соң?”– дигән сорауга Көшкәтбаш мәдәният йортында булган кичәдә җавап эзләделәр.

(Балтач, 14 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). “Төп йорт киленнәре нинди булырга тиеш соң?”– дигән сорауга Көшкәтбаш мәдәният йортында булган кичәдә җавап эзләделәр, дип яза җирле басма.

Төп йорт киленнәре нәкь балтачлылар кебек уңган, булган, тырыш, тормышка гашыйк затлар булырга тиеш икәнлеген Көшкәтбаш мәдәният йортында булган кичә бик ачык күрсәтте. Киленнәребез турында матур сүзләр әйтелде, балалары, туганнары аларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Күңелле генә булган сынауларда да сынатмады киленнәр, шигырь дә яздылар, тәм-том пешерергә дә өйрәттеләр, бәби төреп тә күрсәттеләр. Аларга багышлап җырланган җырлар да, чәчәк бәйләмнәре дә нур өстенә нур гына булды. Үзләре дә чәчкә кебек бу ханымнар һичшиксез мондый мактауларга лаек.

news_right_1
news_right_2
news_bot