news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта төбәкара хәләл ярминкә булды

Бәяләр кибеттәгедән шактый очсыз иде

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Балтачтагы "Хәләл" индустриаль паркында уздырылган төбәкара ярминкәдә катнашучы райондашларыбыз - "Хәләл" индустриаль паркы, икмәк комбинаты, "Ива мебель" ширкәте, сөт-май комбинаты, "Бәхет" сәүдә челтәре коллективлары күптөрле продукцияләре, тырышып әзерләнүләре белән аерылып тордылар, дип яза районның “Хезмәт” басмасы.

13е көнне ярминкәгә Киров, Мари Иле, Удмуртиядән килгән делегацияләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде. Алар ярминкә белән таныштылар, халык белән аралаштылар, чыгыш ясадылар. Бәйрәмнән пакет-пакет хәләл продукция сатып алып китүчеләр дә (бәяләр кибеттәгедән шактый очсыз иде), тәмле пылау ашап, концерт карап, балалары белән иркенләп ял итүчеләр дә бихисап иде, дип хәбәр итәләр Балтачтан.

news_right_1
news_right_2
news_bot