news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә фотокүргәзмәсе эшләячәк

Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбызның фронт хатлары урнаштырылган фотолардан тора.

(Балтач, 22 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләре буйлап “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” ( «Письма военных лет 1941–1945 годов») дип аталган күчмә фотокүргәзмә эшләп килә. Бүгенге көндә күргәзмәләр Баулы, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Мөслим, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Менделеевск, Алабуга районнарында, Чаллы һәм Түбән Кама һәм башка шәһәр-районнар аша үтте, дип яза җирле басма.

Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбызның фронт хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге уникаль проект Җиңү бәйрәменә кадәр республиканың һәр районын урап чыгачак. 9 Май бәйрәмендә күргәзмәне Казанда тәкъдим итәчәкләр. Анда инде 55 фотобанер урын алачак дип көтелә.

“Тарихи хәтер” федераль проектына Татарстан 2017 елның 22 июнендә кушыла. Республикадагы барлык музейлар дәүләт архивына сугыш хатларының күчермәсен җибәрә. Аларны электрон вариантка әйләндерәләр. Хатларны http://татархивы.рф/ru сайтына кереп уку мөмкинлеге дә бар. Барысын да түгел, фотокүргәзмә өчен үтә дә эчтәлекле хатларны сайлап алалар. Пунктуация, грамматик хаталарны төзәтмиләр, ничек бар - шулай бастыралар.

“Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә күргәзмә 22-23 март көннәрендә Балтачка да кайтып җитәчәк. Күргәзмә эшчәнлеге белән танышырга теләүчеләр район мәдәният үзәгенең икенче катына килә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100