news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта спорт гаиләсе дигән исем өчен көрәш бара

“Хыял” яшьләр үзәгендә “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дигән уеннарның чираттагы сериясе башланды.

(Балтач, 28 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова).  Балтачта спорт гаиләсе дигән исем өчен көрәш бара. “Хыял” яшьләр үзәгендә “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дигән уеннарның чираттагы сериясе башланды. Анда катнашучы гаиләләр җитезлек, көч һәм дуслык ягыннан сынала, дип яза җирле басма.

“Хыял” яшьләр үзәгендә “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” ярыш-уеннары дәвам итә. Соңгы ике уенда “МДСУ-1”дән Гарифуллиннар һәм район үзәк хастаханәсеннән Салихҗановлар гаиләләре катнашты. Ә икенче парда район эчке эшләр бүлегеннән Хөсәеновлар һәм Салавыч авыл җирлегеннән Шәфигуллиннар үзара көч сынашты. Бадминтон, йөгерү, дартс, күңелле стартлар һәр ике командадан да җиңүчеләрне билгеләргә мөмкинлек бирде. Финалга Салихҗановлар һәм Хөсәеновлар гаиләләре чыкты. Әлеге командалар өчен ярышлар әле төгәлләнмәде, хәзер инде чын спорт гаиләсе булуыңны раслау өчен тагын да тырышырга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100