Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта спорт фестивале узды
Команда яңа ачылган шугалакка агылды, кунаклар белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров кызыл лентаны кисте.
(Балтач, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Бистәдәге “Балтач” спорткомплексында спорт фестивале узды, дип яза җирле басма.
Бөтенрәсәй күләмендә оештырылган чара булса да, музыка куючылары безнең Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләре. Район халкы җыелганнан-җыела бара, гаиләләр хәтта әле яңа тәпи киткән төпчекләрен дә алып килгән. Хәрби ветераннар бәйрәмгә аеруча да ямь өсти. Шашлык пешә, казаннан пылау “төшә”, дивизионнар (алар хоккей уйнаучы мәктәп балаларыннан гыйбарәт) тамак ялгап алгачтын, өсләрен алыша, шөгыльләнеп тә ала, укытучылары тренерлар кебек өйрәтеп кенә тора, Зур-зур курчаклар күңелләрне күтәреп йөри, фестивальгә килүчеләрне фотога төшәргә өнди .
Микрофонны оста алып-баручы-оештыручы, “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил ала, дивизионнарны тезелергә чакыра, тантаналы ачылышка әзерли. Менә мөхтәрәм кунаклар – мәшһүр хоккейчылар килә. Хоккей сөючеләр өчен нинди зур шатлык. Команда яңа ачылган шугалакка агылды, кунаклар белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров кызыл лентаны кисте. Бүләкләү мизгелләре, төрле кызыклы уеннар бәйрәмгә үзгә ямь өсти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз