news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта спорт өч көнлеге башланды

Монда килгәч, беренче эш итеп, командалар үзләренең урнашу урынын ясарга тиеш иде.

(Балтач, 18 май, Татар-информ, "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Һәр яз саен Балтач укучыларының көтеп ала торган спорт өч көнлеге - туристик слет быел да Кара күлдә уза, дип яза җирле басма. 

Туристик слет табигатьтә ял итү генә түгел, ул командалар ярышы да. Катнашучылар һәм төркем җитәкчеләре слетка иҗади якын килделәр, һәрбер командага исем куелды, девиз, эмблемасын уйладылар. Монда килгәч, беренче эш итеп, командалар үзләренең урнашу урынын ясарга тиеш иде. Алар тиз генә палаткалар тезеп куйды, учак ягу һәм азык-төлек саклау, чүп-чар өчен урын ясадылар.

– Ярышлар җитезлектә көч сынашуга гына кайтып калмый, биредә белем дәрәҗәң дә сынала, тапкырлык-зирәклек тә күренә. Монда өйрәнгәннәр кешегә көнкүрештә гомер буе кирәк була, – ди мәгариф идарәсе методисты Римма Бариева.

Көндезләрен төрле спорт бәйгеләрендә көч сынашкан укучылар кичләрен концерт куя, җырлап-биеп күңел ача. Кыскасы, спорт, туризм, ял укучыларны һәм педагогларны берләштерә, табигать шартларына яраклашырга өйрәтә һәм үзара дуслык күперләре сала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100