news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Созвездие–Йолдызлык – 2018”нең сайлап алу туры бара

Ике көндә район сәхнәсендә 1327 бала чыгыш ясады.

(Балтач, 21 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). 20-21 март көннәрендә Балтач мәдәният йортында янәшә-тирә районнардан килгән балалар “Созвездие-Йолдызлык –2018” бәйгесе кысаларында берничә төркемгә бүленеп, төрле номинацияләрдә көч сынашты. Беренче көнне икенче турга үтү өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтсәләр, 21 март көнне икенче турга үткәннәр Казандагы гала-концертта катнашу хокукы алу өчен имтихан тотты, дип яза җирле басма.

Сайлап алу турына Биектаудан 295, Әтнәдән 47, Теләчедән 140, Кукмарадан 160 , Сабадан 194, Арчадан 187 кеше килде. Барлыгы 1327 кеше фестивальдә катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге катнашучылар сәхнәне гөрләтте генә!

Конферанс номинациясендә чыгыш ясаучы Балтач егете Фидан Тәкыев тыныч кына утырган жюри әгъзаларын да үзенә җәлеп итеп, рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте. Бердәм булып райондашыбыз чыгышына кул чапты мөхтәрәм кунаклар. Фиданнан соң сәхнәгә төрледән-төрле җырлар белән башка катнашучылар да чыкты. Һәрберсе үзен күрсәтеп, җиңүче булырга өметләнә. Ә ул арада сәхнә артында булган башка район вәкилләре белән дә аралашып алдык. Теләче районының “Олимп” яшьләр үзәге җитәкчесе урынбасары Айгөл Имамиева районыбызны бик яратуын җиткерде.

- Балтач элек-электән бик кунакчыл район, биредә һәрчак бик матур итеп каршы алалар. Фестиваль югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Нинди генә сорау туса да, барысына да тулы җаваплар ала алабыз. Гомумән, балтачлыларга рәхмәт әйтәсе килә. Ә инде “Йолдызлык”ка килгәндә, бик көчле команда белән килдек. Ел саен уңышлы чыгыш ясаучы “Сюрприз” командасы быел да сынатмас дип өметләнәм. Әлеге фестиваль уңаеннан яңа киемнәр дә тектердек. Узган елгы “Йолдызлык”ның икенче дәрәҗә лауреатлары “Мисолька” вокал ансамбле дә үзенең матур чыгышы белән жюри әгъзаларын шаккаттырачак әле. Эстрадага беренче адымнарын ясаучы моңлы сандугачыбыз Зөлфирә Шәйдуллина да бүген биредә, - диде Айгөл.

Әтнә районнан килгән “Конфетки” вокал ансамбле кызлары төркеме моннан 3 ел элек кенә барлыкка килгән. Шулай да инде зур җиңүләргә ирешкән әлеге төркем, узган ел район зонасында беренче урынны алуга ирешкәннәр.

Беренче чирканчыкларын түземсезлек белән көткән “Арча егетләре”н сәхнәгә райондашыбыз Диләрә Хәйдәрҗанова әзерләгән. Әлеге егетләр арасында Көшкәтбаш егете Илфат Гыйльманов та бар. “Сөмбелә” җыры белән чыгыш ясаучы әлеге вокал ансамбле Балтач җиреннән җиңүче булып китүләренә өметләнә. Арча белән чиктәш булган Биектау районыннан да катнашучылар байтак. 8 яшьлек Әдилә Фатыхова исә күз явын алырлык киеме белән генә дә күпләрне үзенә җәлеп итте. Ул инде эшен бетереп, нәтиҗә көтсә, әле күп кенә егетләр һәм кызларга сәхнәгә чыгып үзләрен, сәләтләрен күрсәтәсе һәм җиңүгә лаек булуларын исбатлыйсы бар. Бүген кич җиңүчеләр балтачлыларга гала-концерт тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100