news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта “Шат бул һәм авырма!” акциясе үтте

“Факел” клубы хезмәткәрләре шушы көннәрдә, игелекле гамәл кылып, район үзәк хастаханәсендә дәваланучы балалар белән очрашты.

(Балтач, 7 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Әледән-әле кызыклы, яңа төр чаралар үткәреп,балтачлыларны сокландыручы “Факел” клубы хезмәткәрләре шушы арада тагын бер бик тә игелекле гамәл кылды, дип яза җирле басма.

Район үзәк хастаханәсендә дәваланучы балалар белән очрашты. “Шат бул һәм авырма” дип исемләнгән әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр балаларның хәлләрен белеп, бүләкләр өләштеләр һәм тагын бер кат чит балалар булмавын исбатладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot