news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта шашка ярышлары җиңүчеләре ачыкланды

Җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балтачта шашка ярышлары җиңүчеләре ачыкланды
Чулпан Габделганиева

(Балтач, 12 март, "Татар-информ", "Хезмәт", Чулпан Габделганиева). Узган ел, 8 март бәйрәме алдыннан, "Факел" яшүсмерләр клубы күчмә кубогына шашка ярышы оештырган иде. Күптән түгел генә әлеге ярышны кабаттан уздырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иң башта ярыш башланганчы, шушы клубның җитәкчесе Азат Закиев бәйрәм белән котлап, барлык уйнаучыларгада уңышлар теләп изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң залда тынлык урнашып, ярыш башланды. 

Берничә сәгать эчендә узган зурлар арасындагы ярышның нәтиҗәләре соңыннан билгеләнде. Җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Күчмә кубок та үз иясенә тап булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot