news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта шахматчыларны саллы бүләкләр белән куандырдылар

Берничә елдан бирле Илнур Шакиров Балтач гимназиясендә үзенең шəхси призларына шахмат ярышлары үткəреп килә.

(Балтач, 18 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районында шахмат уенын популяшлаштыру максатында бик күп чаралар үткәрелә. Әлеге уенны үз иткән балтачлыларның елдан-ел артуы да куанычлы күренеш.  Шушы көннәрдә Балтач гимназиясендә Кариле авылында яшәүче Илнур Шакиров үз призына кабат шахмат ярышлары үткәрде, дип яза җирле басма.

 Быел бу ярышлар 8 нче тапкыр үткəрелде. Укучы балаларның сəлəтлəрен ачу максатыннан быел бу ярышлар гимназия кысаларында гына үткәрелде. Ярышлар 3-5 həм 6-8класс укучылары арасында оештырылды. Барлыгы 35малай hәм кыз үз көчләрен сынап карады. Ярышлар həрвакыттагыча югары дəрəжəдə, матур үтте, чөнки гимназия җитəкчелеге шахмат уенын популярлаштыру максатыннан һəр ярышка аеруча игьтибар бирә.

3-5сыйныфлар арасында Данил Закиров, Камилә Юнысова – беренче, Кәрим Хәйруллин һәм Алсу Кәримова – икенче, Сәет Муллагалиев һәм Алия Зиатдинова өченче призлы урын яуладылар. 6-8 сыйныфлар арасында Илсаф Шакиров, Айсылу Йосыпова – беренче , Булат Гафиуллин һәм Гүзәл Хөснетдинова – икенче, Әмир Әкбәров, Зәлия Әүбәкирова өченче булды.

Жиңүчелəргə иганәчеләрнең бүлəклəре həм дипломнары тапшырылды. Шулай ук башка ярышлардан аермалы буларак, 4 нче урынга калучылар да истəлек бүлəклəренә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100