Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта шәм яктысында шигырь укыйлар
Балтач мәктәбендә даими рәвештә әдәби салон оештырыла.
(Балтач, 4 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Руфия Закирова). «Тел һәм әдәбият укытучыларын тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем» -дип язган Гомәр Бәширов. Туган тел укытучысы үз дәресләрендә шигърияткә мәхәббәт уятуны максат итеп куя. Әдәбият - кешелек хәтере, тормыш дәреслеге,хәзерге һәм киләчәк буыннарны ялгаучы. Мәктәптә укытучы әдәбиятка сөю тәрбияли. Ләкин шуның белән беррәттән иҗади сәләтле укучыларга да игътибарын бүләргә тырыша. Нәкъ менә шундый максатлар белән эшләүче укытучыларның берсе – Балтач урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Венера Әмир кызы. Үзенең йомшак итеп нәфис сүз башкаруы, нечкә күңелле булуы, шигырь иҗат итә белү осталыгы белән башкалардан аерылып тора ул, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.
Венера Әмировна тырышлыгы белән мәктәптә шигырь сөюче укучылар өчен һәрдаим матур чаралар оештырыла. Алдагы елларда яшь иҗатчыларны чакырып очрашу үткәрсә, соңгы 3 елда аның укучылары әдәби салонга җыела.
Ул көнне бүлмә гадәттәгедән үзгәрәк бизәлә, шәм яктысында чәйләп утыру, бер-береңне игьтибар белән тыңлау – укучыларны тагын да якынайта, туплый. Алар рольләргә кереп, шигырьләр укыйлар, бирелгән сүзләрдән шигъри рифмалар төзиләр, романслар тыңлыйлар. Венера кичәгә кунакларны гимназиядән дә чакыра, Римма Рифовна үзенең матур романслары белән укучыларның күңелләренә хуш килеп, рухи яктан да баета.
Аның укучылары чын мәгънәсендә шигъриятне ярата, матур шигырь укулары белән төрле кичәләрдә, концертларда катнашалар, бәйгеләрдә җиңү яулыйлар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз