Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыруны тәртипләмәкчеләр
Сөт-май комбинатында райондагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыручылар белән зур сөйләшү булды
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Сөт-май комбинатында райондагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыручылар белән зур сөйләшү булды.
Төп тема: шәхси хуҗалыкларга тапшырган сөтләре өчен мөмкин кадәр күбрәк түләү. Сөт җыючыларга бу эш өчен чыгымнарга дип тотып калган өлешне киметергә кушылды. Чөнки берәүләр һәр литр сөт өчен 1 сум 50 тиен һәм артыграк та тотып калганда, икенчеләре 80-90 тиен һәм аннан кимрәккә дә сыеша. Ә мондый зур аерма сөт тапшыручы халыкта урынлы ризасызлык тудыра.
Ноябрь, декабрь айларында чыгымнар өчен һәр литр сөттән 1сум 20 тиеннән дә артык тотмаска күрсәтмә бирелде. Сөт җыючылар һәр айның 5нче числосыннан да калмыйча, җирле үзидарәләргә язмача яки электрон почта аша хисап тапшырырга тиеш, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз