news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта сезонның берсе ябыла, икенчесе ачыла

Балтачта сезонның берсе ябыла, икенчесе ачыла

 Балтачта сезонның берсе ябыла, икенчесе ачыла
Җитәкчеләр ат җигә, кемнәрдер йөк ташый... – бик тә үзенчәлекле бәйрәм бу
(Балтач, 23 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”)
Елның бу чорында районда үзгә бер җанлылык башлана. Кайдадыр җәйге сезон тәмамлана, кемнәрдер, киресенчә, кышкы сезонны башлый. Әле күптән түгел генә спортчылар көрәш сезонын ачса, аларга мәдәният хезмәткәрләре кушылды: “Килде рәхәт замана” дигән бәйрәм-тамаша белән киләсе җәйгә кадәр барачак чараларга старт бирделәр. Бу якшәмбедә исә ат яратучылар Сабантуй паркында ат чабышы сезонын ябуга багышланган бик тә үзенчәлекле чараның шаһите булдылар. Моңа кадәр сезон гадәти ат чабышы белән генә төгәлләнә иде, быел хуҗалык җитәкчеләре ат туару-җигүдә көч сынашты, хезмәткәрләр ат арбасына белән йөк ташуда осталыкларын күрсәтте, кемнәрдер җигүле ат бизәү буенча конкурста катнашты. Юртаклар исә быелгы соңгы ярышта стартка чыкты. Җиңүчеләрне район башлыгы Рамил Нотфуллинкотлады. Бәйрәмнең иганәчесе “Татарстан” хуҗалыгы иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100