news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Сабан туена әрәпә җыялар

Сабан туt бәйрәменә бүләк җыюны беренчеләрдән булып Карилеләр башлады.

(Балтач, 7 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Сабан туйга бирнә, бүләк җыюны Балтач якларында матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән Әрәпә җыю дип атыйлар. Бүләк җыюны икенче төрле - сөрән салу яки сөрән сугу дип тә атап йөртәләр, дип яза җирле басма.

Әрәпә җыю – бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырган яшьләр, бала-чага, колгалар күтәргән милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр. Ә кайсыбер авыл җирлекләрендә Сабан туйга йомырка җыю йоласы да сакланып калган.

Гадәттә, әрәпә җыючыларны йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе капка төбендә бүләге белән көтеп ала. Бүләкләрен соңгы килгән атка, иң өлкән көрәшчегә яисә туры баганага менүчегә дип махсус атап бирүче якташларыбыз да очрый. Шунысы да кызык, әрәпә вакытында Сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк тапшыра. Ә яшьләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар һәм такмаклар башкара. Әлеге йола Сабан туйга чакыру буларак кабул ителә. 7 июнь көнне Кариле авылында Әрәпә җыю үткәрелде инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100