news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта сөт күләме арткан

Районда бүген узган елның шул чорына караганда көн саен 4600 килограмм сөт күбрәк савыла.

(Балтач, 7  июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Хәзерге көндә Балтач районында тәүлегенә 209 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бу узган елның шушы чорына алынган күрсәткеч белән чагыштырганда 4600 килограммга күбрәк, дип яза җирле басма.

Иң күп үсеш “Татарстан” җәмгыятендә. Биредә 2 тоннадан артык сөт көндәлек күбрәк савыла. Шулай ук “Бөрбаш” (1700 кг.), “Дуслык” һәм “Смәел” хуҗалыкларында – (1600кг.), “Кызыл юл”да (1100 кг га артыграк) күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртканнар.

- Алга таба бу ирешкән уңышларны саклап калу һәм арттыру һәр хуҗалык җитәкчесенең төп бурычы булырга тиеш. Сөт - хуҗалык кассасына керүче төп акча чыганагы бит, - дип басым ясады Рамил Нотфуллин киңәшмәдә.

Сөт күләменең артуы, билгеле инде, тереклек азыгының сыйфатына һәм савым сыерларына яшел масса бирү белән бәйле. 20 хуҗалык арасында “Арбор” , “Активист”, “Дуслык”, “Яңа тормыш” һәм Тукай исемендәге хуҗалыктан кала барысы да терлекләрнең рационын сыйфатлы яшел азык белән баета. Калган биш хуҗалыкка исә тиз арада яшел масса кайтарту эшен җайга салырга кушылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100