news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллинны искә алдылар

Әлеге мәртәбәле бәйгедә барлыгы 16 команда катнашты.

(Балтач, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). Балтач районы Яңгул мәдәният йортында шушы авылның данлыклы көрәш батыры, РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе булды, дип яза җирле басма.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә барлыгы 16 команда катнашты. Командалар арасында «Борнак» җәмгыяте көрәшчеләренә тиңнәр булмады. «Татарстан» һәм «Яңа тормыш» хуҗалыкларыннан килгән спортчылар икенче, өченче урыннарны бүлеште.

Көрәшчеләр арасында “Хәтәр” дип танылган, җиңү белмәс Дамир Сафиуллин призына үткән ярышлар шәхси беренчелектә көч сынашучыларның күплеге белән дә аерылып тора.  Үз үлчәү авырлыкларында Илдан Әхмәтханов, Ирек Әхмәтханов, Айрат Хәйруллин, Руслан Нәфыйков, Рәдис Сәмигуллиннар җиңүче булып танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100