news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта Роберт Миңнуллин республика конкурсында җиңү яулаган кызны бүләкләде

Балтач урта мәктәбендә шагыйрь белән очрашу кичәсе узды.

(Балтач, 25 октябрь, “Татар-информ”, "Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач урта мәктәбендә “Дөнья гаме сыйган күңел” дигән чара үткәрелде. Әлеге чараның төп сәбәпчесе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган республика конкурсында җиңү яулаган дүртенче сыйныф укучысы Алия Нәбиева булып чыкты. Роберт әфәнде җиңүче кызны Балтачка махсус килеп бүләкләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Билгеле, мәктәп коллективы танылган шагыйрьне буш кул белән каршы ала алмый: ул килешкә балалар арасында рәсем һәм нәфис сүз сөйләүчеләр конкурсы үткәрәләр (икесе дә Р. Миңнуллин иҗаты буенча). Җиңүчеләрне башкала кунагы үзе бүләкли. Кичәдә шулай ук Роберт Миңнулинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырады, шагыйрь абыйларына берсеннән-берсе кызыклы сораулар да бирелде. Әлеге чара шагыйрьнең үзе кебек үк хисле һәм эчкерсез бер бәйрәмгә әйләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot