news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта республика күләмендәге бәйгедә катнашкан яшьләрне кунак иттеләр

Башка елларны яшьләрне өндәп, үгетләп йөрергә туры килә иде, быел үзләре инициатива белдерделәр, теләп катнаштылар, ди район хакимияте вәкиле.

(Балтач, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», З.Шакирова). Балтач районының бер төркем аграр яшьләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән һөнәри бәйгедә катнашып, призлы урыннар алуга иреште, күбесе - беренче урында. Районда авыл хуҗалыгында эшләп, Татарстан күләмендәге шушы бәйгедә катнашкан яшьләрнең һәммәсен дә кафега чакырып кунак иттеләр, дип яза төбәкнең «Хезмәт» газетасы.

Чарага җиңгәне дә, җиңмәгәне дә чакырулы иде. Хөрмәт күрсәтү чарасын оештыручы район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үзләре дә катнашты. Бәйгегә Балтач районыннан барлыгы 25 егет һәм кыз катнашырга теләк белдергән булганлыгы билгеле.

“Башка елларны яшьләрне өндәп, үгетләп йөрергә туры килә иде, быел үзләре инициатива белдерделәр, теләп катнаштылар, җиңүләре дә гадел”, – ди Рөстәм Заһидуллин.
Бәйгедә беренче мәртәбә катнашкан, әмма быел җиңүгә ирешә алмаган “Маяк” җәмгыяте сыер савучысы сорауларның катлаулы булуы, аңлашылып бетмәве турында әйтте, киләсе елларда без терлекчеләр аңлый торган гади телдә булса иде алар, диде.

“Татарстан” җәмгыяте агрономы Алмаз Шиһапов: ”Миңа җиңгән өчен бирелгән акчалата призга караганда, 60 меңлек махсус сумка тапшырулары гаять тә куанычлы булды. Бу җир кешесе өчен кирәкле әсбаплар тулы җыелмага күптән кызыга идем. Бик рәхмәтлемен шушындый бәйгеләр оештыруны гамәлгә кертүчеләргә. Белем өстәүгә тиң булды”, - диде.

Шул рәвешле, яшьләргә истәлекле бүләкләр, Мактау таныклыклары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100