news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта референдумга әзерлек бара

Шул уңайдан район советының утырышлар залында сайлау комиссиясе вәкилләре белән эшлекле очрашу булды

(Балтач, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы советының утырышлар залында районның 33 сайлау комиссиясе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары – барлыгы 80 хезмәткәр референдум уңаеннан киңәшмәдә катнашты, дип яза җирле басма.

Аны район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов алып барды. Көн тәртибендә референдум көненә эш планы каралды, җаваплы хезмәткәрләргә бурычлар йөкләнде. 15 ноябрьдән инде барлык участоклардан алдан тавыш бирү мөмкинлеге искәртелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot