news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышлары узды

Барлыгы 20 команда, 125 көрәшче катнашты.

(Балтач, 23 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Бистәнең “Балтач” спорт комплексында ике көн көрәш ярышлары узды. Барлыгы 20 команда, 125 көрәшче катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Көрәшчеләр яңа кагыйдәләр буенча көрәште. Ярышлар 60 килограммнан башлап 100 һәм аннан да югары үлчәү авырлыкларында барды.

Бәйге зәвыкъ белән оештырылды, ачылыш тантанасында Кыш бабай белән Кар кызы да катнашты, биюләр дә булды, тальян моңнары да яңгырады. Кайнар чәй белән дә сыйланырга мөмкин иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot