Балтачта Рафил Галимуллин призына көрәш ярышлары үткәрелде
Анда Саба, Теләче, Арча, Биектау, Мамадыш, Киров өлкәсе Малмыж районнары көрәшчеләре дә катнашты.
(Балтач, 27 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). Балтачта Рафил Галимуллин призына ярышлар үтте. Әлеге дүртенче мәртәбә үткәрелүче ярышларны мәрхүмнең улы, бүген Казанда яшәүче Нияз Галимуллин оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул ярышларны уздыруның барлык чыгымнарын – барлык килүчеләрнең юл чыгымнарын, катнашучыларны бушлай тукландыруны, җиңүчеләрне акчалата бүләкләүләрне уз өстенә алды.
Районның 12 мәктәбеннән җыйналган көрәшчеләргә курше Саба, Теләче, Арча, Биектау, Мамадыш, Киров өлкәсе Малмыж районнары көрәшчеләре дә килеп кушылгач, ярышлар республика ярышы төсмерен алды.
Ярышларга район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировның килеп, әле генә Тәтештә икенче урынны яулап кайткан егетләргә махсус бүләкләр тапшырып, көрәшчеләребезгә үзенең хәер-фатихасын бирде.