news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Рәмис Насыйбуллин истәлегенә баскетбол үткәрелде

Легендар көрәшчебез Рафис Насыйбуллинның улы Рәмис 35 яшендә көтмәгәндә генә арабыздан китеп барды.

(Балтач, 4 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Нурзада Сәмигуллин). Балтач районы Норма урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган егет, Казан университетының юридик факультетын фәкать бишлегә генә бетереп, Татарстан Югары судында эшли иде. Киләчәге зур иде Рәмиснең. Менә икенче елын инде, укыган вакытларында аеруча баскетболны үз иткән Рәмис истәлегенә аның классташлары, Норма җирле үзидарәсе башлыгы Тимур Гатауллин тырышлыгы белән баскетбол ярышлары уздырып киләләр. Билгеле, иң зур ярдәмне энекешләре Рәмзил һәм Рушан Насыйбуллиннар күрсәттеләр, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Быелгы ярышлар “Балтач” спорт комплексында аеруча зурлап уздырылды. Ярышларны ачарга килгән дуслары балалар алдында истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 2003-2004 елгы укучылар арасында 8 команда көч сынашты. “Безнең баскетбол уеннары өчен дә мондый көннәр килер икән. Бу уеннар баскетбол төрендә зур сикереш ясар дип өметләнәм”, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Сосна мәктәбе физкультура укытучысы Фәнил Габдрахманов.

Соңгы 25 елда бу безнең беренче тапкыр шушындый бүләкләр белән кайтып китүебез”, - дип сөенеште тренерлар. Чыннан да, акчалата бүләкләр, медальләр, кубоклар, статуэткалар белән кайтып киттеләр уенчылар. Ә ярышыбызга килсәк, зур оешкан шартларда узды алар. Киләсе елга бу ярышларны 10-11 сыйныф укучылары арасында уздыру турында да килешенде. Ә инде, җиңүчеләребезгә килсәк, кызлар арасында Салавыч профлицее, Сосна, Балтач мәктәпләре уенчылары җиңсә, малайлар арасында Норма, Балтач, Салавыч укучылары җиңде. Традиция буенча иң яхшылар да билгеләнде. Иң яхшы тренерлар булып Рамил Әминев, Рәдиф Гомәровлар танылса, иң яхшы уенчылар булып, Нормадан Ранил Габнасыйров, Салавычтан Диләрә Мөхәммәтгалиева, Балтачтан Гөлназ Бариевалар танылды, диелә район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100