Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта полимер балчыктан әвәләргә өйрәнүчеләр арасында җиңүче билгеле булды
23 гыйнвар көнне җиңүчеләр билгеләнеп, аларга бүләкләр тапшырылды, ә инде калган катнашучылар истәлекле һәм файдалы бүләкләргә лаек булдылар.
(Балтач, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районы “Факел” яшүсмерләр клубында “Керамик флористика” дип аталучы полимер балчыктан әвәләргә өйрәтү студиясе эшләп килә. Балалар анда бик кызыксынып йөри, дип яза җирле басма.
Яңа ел каникуллары алдыннан әлеге түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар арасында конкурс игълан ителгән иде. Бәйгедә җиңү нияте белән янган укучылар үзләренең иҗат җимешләрен конкурска дип җибәреп, җиңүчене билгеләү көнен көттеләр. 23 гыйнвар көнне җиңүчеләр билгеләнеп, аларга бүләкләр тапшырылды, ә инде калган катнашучылар истәлекле һәм файдалы бүләкләргә лаек булдылар.
– Укучылар арасында мондый конкурслар үткәрү аларны киләчәктә тагын да тырышып эшләргә өнди һәм осталыкларын арттыра, – ди җитәкчеләре Әдилә Гарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз