Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта Норма мәктәбенең 100 еллыгын үткәрделәр
Бәйрәм чарасы мәктәптә башланып, мәдәният йортында дәвам итте.
(Балтач, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта Норма мәктәбенең 100 еллыгын үткәрделәр. Бәйрәм чарасы мәктәптә башланып, мәдәният йортында дәвам итте, дип хәбәр итә район газетасы.
1908 елда авыл мәчете каршында, "Приходская школа" булып яши башлаган, 1917 елдан Совет мәктәбе итеп үзгәртелгән Норма мәктәбенең туган көне дип нәкъ менә соңгы дата алына. Күптән түгел, зурдан кубып, авыл бәйрәме дәрәҗәсенә җиткереп, биредә әлеге йөз еллык юбилейны билгеләп үттеләр. Мәктәптә башланган чара яңартылган мәдәният йортында дәвам итте.
Бирегә илнең төрле почмакларыннан элекке укучылары, укытучылар да кайткан иде, кунаклар да бихисап булды. Сыйныфташлар очрашуы, уртак хатирәләр, хисле чыгышлар... - берничә сәгать барган бәйрәмне бер тында үтәрлек, кабатланмас бер чарага әйләндерде. "Балачакка кайткандай булдык", - дип таралышты алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз