news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта “Мин гаиләмне яратам” дигән акция узды

Ул Россиякүләм “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нең ун еллыгына багышланды.

 (Балтач, 7 июль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Балтачта “Мин гаиләмне яратам” дигән акция узды. Ул Россиякүләм “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нең ун еллыгына багышланды, дип яза җирле басма.

Шул уңайдан Балтач районы мәдәният үзәгендә “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова “Волонтер” активистлары белән берлектә “Мин гаиләмне яратам” дип аталган акция уздырдылар. Әлеге чарада яшь гаиләләргә шулай ук Ана капиталы сертификаты да тапшырылды. Яшь гаиләләрне котлап, волонтерлар аларга ромашкалар һәм шарлар бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot