Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта мегафермада 380 баш сыер асрыйлар
Мегаферма 26 миллион сумга төшкән.
(Балтач, 1 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Хәсәнова).«Бөрбаш» җәмгыятенең баш зоотехнигы Альберт Габдрахманов 26 миллион сумга төшкән мегафермада эш барышы белән таныштырды.
Сабадан карап, өйрәнеп кайтып төзелә башлаган ферма күпмедер вакыт тик тора, аннары төзелеш эшләре яңадан дәвам итә. Май аеннан биредә 380 баш сыер асрыйлар. Алар иртәнге бишенче яртыдан 9ларга кадәр чиратлап савыла. Әлеге эшнең берничә сәгатькә сузылуы савыла торган урыннарының 24 кенә булуына бәйле. Биредә сыерлар көнгә ике тапкыр савылып, алар абзарга чыгып киткәч, бөтен җир юыла. Биредә эшчеләр ике сменада хезмәт куя.
«Бөрбаш» фермаларында эшләүче һәрбер хезмәткәр бик ачык булып чыкты. Эштән генә түгел, шартларыннан да, хезмәт хакларыннан да зарланмый алар. Һәрберсе үзенә йөкләнгән эшнең сыйфатыннан акча түләнәчәген белә, шуңа да тырыша.
Сәлим Әхмәтҗанов суыткыч, компрессор, аппаратларны төзекләндерә. Ул районда алдынгы механизатор, 30 еллык стажы булган комбайнчы да.
– Тормыш иптәшем Зәмирә дә биредә эшли, сыерлар сава, Ансар улым җәмгыятьтә икътисадчы, ә икенчесе әле укый, – дип хатыны, балалары белән горурланып сөйли Сәлим абый. Эш урыны ялт иткән, үзенә тиешле эшен җиренә җиткереп кенә түгел, арттырып та үтәүчеләр рәтеннән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз