news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта массакүләм чаңгы ярышлары үтте

Елның-елында чараның актив чаңгысы Марат Сөләйманов быел да беренчелекне бирмәде.

(Балтач, 12 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Бүген, 12 февральдә Балтачта "Россия чаңгы юллары-2017" ( "Татарстан чаңгы юллары-2017") массакүләм чаңгы ярышлары үтте, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

Балтачтада һәвәскәр спорт сөючеләр белән беррәттән җитәкчеләр һәм спорт ветераннары, балалар да чаңгыга басты. Бу исә һәркемнең дә спортның әлеге төренә игътибар бирүе турында сөйли. Ярышларның максаты да бит өлкәннәрне һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Синоптиклар алдан салкын булачак дип кисәтсә дә, табигать чаңгы шуарга яратучыларны искиткеч һава торышы белән сөендерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин фатыйхасыннан соң ярышка китүчеләр төрле күнегүләр ярдәмендә гәүдәләрен җылытты һәм стартка басты. Гадәттәгечә беренче булып җитәкчеләр кузгалды. Алардан соң профессионаллар һәм хезмәткәрләргә старт бирелде.

Шунысы куанычлы массакүләм чаңгы ярышында балалар да, ветеран чаңгычылар да бик күп иде. Елның-елында чараның актив чаңгысы Марат Сөләйманов быел да беренчелекне бирмәде. Кечкенәләрдән бертуган абыйлы-энеле Усмановлар да бик күп апа-абыйларының борыннарына чиртеп, зурлар белән бергә финиш сызыгын кисте.

Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең мактау кәгазьләре, кубоклар, махсус спорт башлыклары тапшырылса, чарада катнашкан һәркемгә истәлек бүләге бирелде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100