news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта мөселман балалар Сабан туе булачак

23 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында узачак бәйрәмгә дресс-код буенча киенеп барырга кирәк.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 23 июль көнне Балтач районының Бөрбаш авылында мөселман балалар сабан туе уздырыла. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбуган үзәге хәбәр итә.
 
Татарның милли бәйрәме быел унынчы тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.
 
Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы, ди проектны оештыручылар.
 
Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Бәйрәмгә килүчеләр район укучыларының һөнәрчелек аланы белән дә таныша алачак. Анда JuniorSkills район конкурсы  җидүчеләренең эшләнмәләре урын алачак, укучылар мастер-класслар күрсәтәчәкләр.Монардан тыш, 36, 50, 65, 75 килограммга кадәр һәм 75тән кг югары үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Ул 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үтәчәк. Батырга бүләккә скутер һәм тәкә биреләчәк.
 
Бәйрәмгә ямь өстәп, 4 төрдә ат чабышы үткәрү дә планлаштырыла. Шунысы мөһим, мөселман балалар Сабан туена килүче кунакларның баш киеменнән (ир-атларга, ир балаларга – түбәтәй, ә хатын-кызларга – яулык) һәм килешле ябык киемнән булулары сорала.
 
Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00дә башлана.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100