news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Чын күңелдән" чарасы уздырылды

Чараны Асия һәм Радик Закировлар оештыра.

(Балтач, 24 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт"  , Зәлия Фәйзрахманова). Дистә елдан артык Балтач районында бик матур хәйрия чарасы уздырыла. Асия һәм Радик Закировлар белән балалары тарафыннан оештырылучы әлеге чара ел да ниндидер үзгәрешләр кичерә, дип яза җирле басма.

Бу көнне район мәдәният үзәгендә бәйрәм булуын әллә каян күреп була иде. Матур итеп киенгән балалар, аларны озата баручы әти-әниләрнең һәркайсының кәефе шәп. Мәдәният үзәгенең беренче катында ук “Волонтер”лар һәрбер килгән бала белән “Теләкләр агачы”н тулыландырып, аларга ярдәм итеп тордылар. Ә инде аннан соң һәркем икенче катка ашыкты. Биредә ел дәвамында бер-берсен күрмичә торучылар хәл-әхвәл сорашты, залның бәйрәм бизәлеше белән сокланды.

Әлеге чарада нинди генә авыру балаларны күрергә туры килми. Һәрберсенең үз тормыш тарихы, һәрберсенең таза-сау кеше күз алдына да китерә алмаслык сызлану һәм күңел яралары. “Чын күңелдән” дип аталып, мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус уздырылучы әлеге чара чәй табыныннан башлана. Анда Закировларның үз цехларында җитештерелгән тәмле камыр ризыклары урын ала. Мул табыннарны әзерләгән вакытта Радик абыйның кайгыртып, өстәлне тагын да мулрак итү максатыннан тырышып йөргәнен күреп күңелләр нечкәрде. Ә әти-әниләр һәм балалар өчен бу бигрәк тә зур кайгыртуга тиң иде. Инде беренче елын гына катнашмаучы балалар Радик абыйлары янына килеп кул биреп күрешеп, кочагына да сыенырга өлгерделәр. Чын күңелдән эшләнгән әлеге чараның ихласлыгын шушы мизгелләр дәлилли дә инде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100