news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта мәктәп китапханәләренә 6036 данә китап-журналлар бүләк ителгән

Укучыларның берсе гимназиясенә 240 данә китап тапшырган

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Балтачта “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясенә нәтиҗә ясау өчен китапханәчеләр семинары булып узды. Акция шартларында районыбыз мәктәп китапханәләренә 6036 данә китап-журналлар бүләк ителгән, дип яза районның “Хезмәт” басмасы.

Әлеге акциядә катнашучы иң актив китапханәчеләр мәгариф идарәсенең грамотасы белән бүләкләнелделәр.Ә укучылар арасыннан Балтач гимназиясенең 3нче сыйныф укучысы Герасимов Азат I урынга лаеклы дип табылды. Ул үзе укыган гимназиягә 240 данә китап бүләк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100