news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта өлкән яшьтәге китап укучылар өчен мәдәни ял оештырылды

Иң күп китап укучы билгеләнде, театр, кино сәнгате үрнәкләре тәкъдим ителде.

(Балтач, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач үзәк китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен "Гомер көзләре гел кояшлы булсын" исемендә тематик кичә үткәрелде, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы.

Кунакларны өлкәннәр кулы белән эшләнгән "Матурлыкны тудыручы кеше матур" күргәзмәсе каршы алды. Өлкәннәр арасында иң күп китап укучы билгеләнде, ул – Разия апа Исмәгыйлева. Китапханә каршында эшләп килгән "Йөзек кашы" клубы әгъзалары тарафыннан юбиляр драматург Ризван Хәмиднең "Иске йорт кешеләре" исемле сатирик комедиясеннән өзек күрсәтелде. Кичәнең икенче өлешендә кино оешмасы ярдәме белән "Бөркетләр" кинофильмы тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot