news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта лагерьлар эшли башлады

Балалар өчен беренчеләрдән булып көндезге мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачты.

(Балтач, 7 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы мәгариф идарәсе аша быел 868 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 90 бала җәйге ял һәм хезмәт лагеренда, ә "Романтик"та өч сменада 320 бала ял итәчәк. Балтач гимназиясе һәм Шеңшеңәр мәктәбеннән кала, барлык мәктәп укучылары өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары эшли башлады инде, дип яза җирле басма.

Җәйге ял һәм хезмәт лагере исә Балтач, Кече Лызи мәктәпләрендә генә оештырыла. Ә районның "Романтик" лагеры гадәттәгечә 3 сменада эшләячәк. Беренче смена 18 июньнән 24 июньгә кадәр булачак. Профильле сменада (7 көн) балалар оешмалары активистлары булган 100 бала оешма эшчәнлеген активлаштыру серләренә өйрәнәчәк. Юллама - 5125 сум. Әти-әниләр 770 сум түләячәкләр. Икенче смена 21 көн: 26 июньнән 16 июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 100 бала ял итә алачак. Техник ижат, кул эшләре белән шөгыльләнүгә игътибар биреләчәк. Юллама бәясе 15390 сум. Әти-әниләр 2310 сум түләячәк. Өченче смена - профильле, 187 көн дәвамында 120 бала сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Патриотик тәрбия, экологик белем бирү юнәлешендә уеннар, викториналар, очрашулар үткәреләчәк. Ул 18 июльдән 4 августка кадәр дәвам итәчәк. Юллама бәясе 13178 сум. Әти-әниләр 1980 сум түләячәк.

Шул ук вакытта район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аша 6-12 августта "Хыял" палаткалы лагеренда 10 бала ял итә алачак. Азкеремле гаиләләр балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә яисә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итеп, балаларын бушлай ял йортларында, лагерьларда ял иттерә ала. Шулай ук Коркачыкта 7 көнлек “Патриот” палаткалы лагерена да бушлай ял итү өчен 14 яшьтән зуррак балаларны җибәрә алалар.

Җәйге ял чорында бераз акча эшлим дигән балалар өчен район мәшгульлек үзәге "Игенче", "Кама", "Дуслык", "Агрохимсервис", "Ушма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, "Төзекләндерү" оешмасы белән килешү төзеп, 220 баланы эшкә урнаштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100