Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта кул көрәше буенча тагын бер спортчы Россия спорт мастеры булды
Екатеринбургта Рәсәй беренчелегенә узган кул көрәше ярышында район спортчылары уңышлы чыгыш ясады.
(Балтач, 4 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Шушы көннәрдә Екатеринбургта Россия беренчелегенә кул көрәше буенча ярышлар булып үтте. Анда Азнакай районы егет-кызлары да уңышлы чыгыш ясады, дип яза җирле басма.
Яңгулдан Рамил Сабиров (70 кг) ике кулы белән дә өченче урынны яулап, гомуми исәптә бронза медальгә лаек булды. Чепьядан Эльвина Иванова исә 40 килограмм үлчәү авырлыгында сул кулы белән – өченче, уң кулы белән – беренче һәм гомуми исәптә икенче урынны яулады. Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова шушы ук үлчәү авырлыгында сул кулы белән – беренче, уң кулы белән – икенче, гомуми исәптә беренче булды. Шушы ук авылдан Диләрә Мортазина (50 кг) сул кулы белән – җиденче, уң кулы белән икенче, гомуми исәптә дүртенче урын яулады. Салавычтан Айгөл Вәлиева (45 кг) исә сул кулы белән – беренче, уң кулы белән дүртенче урын, ә гомуми исәптә беренчелекне яулады. Айгөл шулай ук спорт мастеры нормативларын да үтәде. Димәк, Балтач районында тагын бер Россия спорт мастеры артты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз