news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта комиссия рейдлар белән авылларга чыга

Тикшерү объекты - шәхси хуҗалыклар

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Чираттагы утырышта да Карадуган, Кече Лызи, Норма авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларга төзелгән 8 беркетмә каралды.

Җирлекләрдә тиешенчә эш башкарылмый. Үз территориясеннән чыгып, юлга юынтык су түккән, урамның каршы ягында буш урынга тирес чыгарып өйгән, төзелеш материалларын рөхсәтсез тоткан, озак еллар тирә-юнен чистартмаган, салам яккан, төзелеш калдыкларын җыештырмаган өчен төзелгән 8 беркетмәнең хуҗаларына 2шәр мең сумлык штрафлар салынды, дип белдерә “Хезмәт” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot