news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта “карусель”ле мегафермалар арта

Районда иң беренче мегаферма моннан берничә ел элек “Татарстан” хуҗалыгында төзелгән иде.

(Балтач, 19 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районында иң беренче мегаферма моннан берничә ел элек “Татарстан” хуҗалыгында төзелгән иде. Аннан соң төзелгән “Смәел”дәге карусельләр тагын да заманчарак, терлекчеләр өчен дә, терлекләр өчен дә уңайлырак булып чыкты, дип яза җирле басма.

“Бүген мондый ферма хыял гына түгел, ул – ихтыяҗ”, – ди рәисләр. Бүген инде яңадан биш хуҗалыкта “карусель”ләр төзү эше башланган. Шуларның берсе “Кызыл юл” җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин: “Бу күптәнге хыял иде. Әмма аны хыялланып кына төзеп булмый, моның өчен бөтен алшартлар булырга кирәк, без моңа әзер инде”, – ди.

Сөт җитештерү күләмен даими арттыра баручы, нәсел эше белән чын-чыннан шөгыльләнүче хуҗалыкта савым сыерлар санын тагын 1 мең башка арттырырга, көнлек сөт җитештерүне 20-25 тоннага җиткерергә мөмкинлек бар, дип саныйлар. Бүген биредә көн саен 15 тоннадан артык сөт җитештерелә, бу алдагы елдан 4 тоннага якынга артыграк.

news_right_1
news_right_2
news_bot