news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта картингчылар ярышы үтте

Җиңүчеләр арасында Балтач егетләре күбрәк иде.

(Балтач, 20 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтачта яшь картингчылар ярышты. Ачык һавада узган карт ярышларын район ЮХИДИ бүлеге белән берлектә Балтач ДОСААФ оешмасы оештырды, дип яза җирле басма.

Елдагыча бирегә катнашучылар да, әти-әниләр, тамашачылар да күп җыелды. Егетләр өч төрле – “Хонда-270”, “Стриж” һәм “Хонда 200” дигән маркалы картларда ярышты. Алар - ДОСААФ оешмаларында, мәгариф идарәләре каршында эшләп килүче мәктәпкәчә тәрбия үзәкләренең картинг түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар.

Ярыштан соң кайнар ризык белән тамак ялгап алу мөмкинлеге дә тудырылган. Җиңүчеләр арасында Балтач егетләре күбрәк иде. Призлы урыннар алучылар арасында Кукмара егетләре дә бар, ә менә 4нче урынны алган егет Илья Оборкин Лаеш районыннан кадәр килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot