Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта картинг ярышлары булып узды.
22 катнашучы “Стриж”, “125”, “Хонда-200” карт машиналарында өч заезда көч сынашты.
(Балтач, 26 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). Бүген “Балтач сөт-май комбинаты” янәшәсендәге мәйданчыкта картинг ярышлары булып узды, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган чарага үзебезнең егетләрдән тыш Лаеш, Арча, Кукмарадан да килгәннәр иде. 22 катнашучы “Стриж”, “125”, “Хонда-200” карт машиналарында өч заезда көч сынашты.
Инде финиш сызыгын үтеп кергән машиналар янына тамашачылар да җыелып, картларны өйрәнделәр. Бәяләрен дә сөйләшми калмадылар. Кемнәрдер ярыштан тыш та йөреп карау мөмкинлегенә лаек булды.
“Хыял” яшьләр үзәгенең дәртле музыкасы астында кайнар чәй һәм тәмле коймактан авыз итеп, кояшның назлы нурлары астында җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләрен көттек. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов һәм ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рафил Фәйзрахманов һәрбер катнашучының кулын кысып грамота тапшырдылар, ә җиңүчеләр медаль һәм саллы бүләкләргә лаек булдылар.
Ә хәзер җиңүчеләр белән дә танышып узыйк:
“Стриж”да I урын – Ислам Хәйруллин (Балтач ДОСААФ)
II урын – Илсаф Ибраһимов (Кукмара)
III урын – Никита Михайлов (Кукмара)
“125” I урын – Айзат Садыйков (Кукмара)
II урын – Динар Хөснетдинов (ДОСААФ)
III урын – Ильяс Сабирҗанов (ДОСААФ)
“Хонда-200” I урын – Илназ Галимов (ЦВР)
II урын – Кәрим Һадыев (ЦВР)
III урын – Ярослав Ватомов (Лаеш).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз