Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта күп балалы әниләр арасында бәйге үтте
Анда районның төрле авылларыннан 15 күп балалы әни өч командага бүленеп көч сынашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Балтач, 25 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Газиз әниләр” дип исемләнгән бәйге үтте. Анда күп балалы унбиш әни, өч командага бүленеп, көч сынашты, дип яза җирле басма.
18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала үстерүчеләр бер командага тупланса, 18 яшьтән өлкән күп балалы әниләр икенче команданы тәшкил итте. Ә өченче командада инде балалары гаилә корган, күп бала үстергән әбиләр иде.
Командалар өй эше итеп бирелгән визит карточкасы күрсәттеләр, зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар, “Көйне таны”дылар, иҗади һәм уңганлык бәйгеләрендә, кыскасы, үзләренең бар яктан нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр.
Бәйге матур җырлар, котлаулар белән үрелеп барды. Җиңүчеләрне һәм залдагы барлык әниләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде. Бәйге катнашучы ханымнарга оештыручылар дипломнар, истәлек бүләкләре бирсә, хәләл җефетләре, балалары, оныклары чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз