news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта “Итекле хоккей” уеннары үтәчәк

Шул уңайдан район җирлегендә Герой Исаев белән бәйле чаралар, ярышлар һәм очрашулар үткәреләчәк.

(Балтач, 15 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта район горурлыгы, Россия Герое, Иске Көшкәт авылы егете Олег Николаевич Исаевның якты истәлегенә багышлап, “Герой Олег Исаев атналыгы" игълан ителә. Шул уңайдан район җирлегендә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәгариф идарәсе, белем бирү учреждениеләре коллективлары Герой Исаев белән бәйле чаралар, ярышлар һәм очрашулар үткәрәчәк, дип яза җирле басма.

Арада иң мәртәбәлесе булып хәрби хезмәттә булган ир-егетләр арасында “Итекле хоккей” ярышы оештыру тора. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Олег Исаев истәлегенә “Сабантуй” ял паркында 23 февраль көнне “Итекле хоккей” уеннары үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot