news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта җитәкчеләр дә, сабыйлар да йөзләрчә нарат, каен һәм карагай утырта

Бу юлы максатлары - чишмә тирәсен яшеллеккә күмү, Казан юлын кышын кар салудан саклау.

(Балтач, 18 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татарстанда 2010 елдан бирле һәр сезонда уздырыла торган «Урман утырту көне» акциясе Балтач районында елдан-ел киңрәк колач ала бара. Укучылардан алып җитәкчеләргә кадәр әлеге күркәм чарада  катнаша. Әле яңарак кына “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгының Пүскән авылы территориясендә 600 төп нарат, каен һәм карагай агачы утырттылар. Анда тыюлык хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары һәм “Балтач газы” идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә эшләде. Максатлары - чишмә тирәсен яшеллеккә күмү. Бу хакта Балтачның “Хезмәт” газетасы хәбәр итә.

“Мәйданы зур булганлыктан, чишмә тирәсен яшелләндерүне без үзебезнең күзәтүгә алдык. Биредә агач утырту эшен этаплап алып барачакбыз. Берничә елдан монда наратлык шаулап утырыр, дип ниятлибез, – ди тыюлык инспекторы Рамил Хаҗиев.

Шулай ук Казан юлында да Норма мәктәбе укучылары ярдәме белән 200 төп нарат утыртылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot