news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта ике район дзюдочылары көч сынашты

7 яшьтән алып 13 яшькәчә балалар арасында үткән әлеге ярышта тугыз үлчәү авырлыгында өч дистәгә якын яшь спортчылар җиңү яулады.

(Балтач, 28 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). 25 март көнне Балтач районының “Факел” яшүсмерләр клубында дзюдо буенча районара ярышлар үткәрелде. Бәйгедә клубка түгәрәккә йөрүчеләр һәм Кукмара районы вәкилләре дә катнашты, дип яза җирле басма.

7 яшьтән алып 13 яшькәчә балалар арасында үткән әлеге ярышта тугыз үлчәү авырлыгында өч дистәгә якын яшь спортчылар җиңү яулады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot